2022 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 30 ел тула

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 30 ел тула.

Татарстан Республикасы Төп законын кабул итүнең юбилей датасы уңаеннан, Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту буенча комплекслы эш кысаларында, «Граждан инициативаларын яклау үзәге» төбәк иҗтимагый фонды тарафыннан «Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы - үзеңне тикшер!» проекты гамәлгә ашырыла.

«Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы - үзеңне тикшер!» республика конкурсы - Татарстан Республикасы Төп законының төп нигезләмәләре буенча онлайн-тест үткәрү ул.

https://constitution30.tatar/ сайтында һәр теләгән кеше теркәлү узарга һәм сынауда катнашырга мөмкин. Һәр катнашучы үз нәтиҗәләре белән электрон сертификат алачак. Шулай ук проект нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган катнашучыларга цифрлы гаджетлар рәвешендә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Проектны гамәлгә ашыру сроклары - 12 сентябрь - 2022 елның 1 ноябре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International