«Башкалардан аерылып торган балаларны ничек үстеррегә?»

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 23 сентябреннән 2023 елның 30 апреленә кадәр Казанда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты ярдәме белән  «Башкалардан аерылып торучы баланы ничек үстерергә?» проекты гамәлгә ашырылачак. Проектның төп бурычы-балага беренче тапкыр «аутизм спектры бозылу» диагнозы белән очрашкан һәм Татарстан Республикасында яшәүче ата-аналарга мәгълүмати ярдәм күрсәтү. Проект«Особые дети. Татарстан» автоном комерцияле булмаган оешмасы тарафыннан  «Татнефть» ГАҖ гранты акчалары ярдәмендә үткәрелә.

Проект 3 этапта гамәлгә ашырылачак: 2022 елның 23 сентябре .

Семинар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашында узачак.

01.10.2022 – 30.10.2023-Татарстан Республикасының эре шәһәрләрендә: Казан, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә күчмә гамәли семинарлар һәм консультацияләр (һәр шәһәрдә 2 көн).

01.04.2023 — 30.04.2023- Әлмәт, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә кабаттан гамәли семинарлар һәм консультацияләр. Күчмә семинарларны үз-үзеңне тотышны гамәли анализлау буенча квалификацияле белгечләр, психиатр үткәрәчәк. 300дән артык ата-анага балаларга нәтиҗәле ярдәм күрсәтү, белгечләргә һәм дәүләт органнарына ярдәм итү турында төгәл тәкъдимнәр белән тәэмин итү планлаштырыла, проект аутизм мәсьәләләре буенча ышанычлы белгечләрдән торган, шулай ук махсус гаиләләргә ярдәм итүче коммерциячел булмаган оешмалар үсешенә өстәмә этәргеч бирәчәк, шулай ук дәүләт хакимияте белән конструктив диалогка ярдәм итәчәк. Катнашу өчен 2021 һәм 2022 елларда «аутизм спектры бозылу» диагнозы куелган балаларның ата-аналары чакырыла.

Семинарларда катнашу бушлай.

Проектта катнашу өчен ата аналарга түбәндәге сылтама буенча  форманы тутырырга киңәш ителә:  https://forms.gle/UwAi84U9YHWyc9wD7.

«Особые дети. Татарстан» автоном комерцияле булмаган оешмасы Хәлилова Гөлшат Ересовна, +79872197770.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International