1 октябрьдән көзге чакырылыш башлана

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр Буа районыннан хәрби хезмәткә 46 яшь кешене чакыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, армия сафларына хәрби исәптә  торучы 18 дән 27 яшькә кадәрге ир-атлар чакырылырга тиеш. Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе урынбасары - Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренә караганда, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру мөмкин кадәр ачык үткәреләчәк. "Иҗтимагый оешмалар вәкилләренә турыдан-туры чакырылыш комиссияләре составында, хәрби хезмәткә чакырылучыларның әти-әниләренә - комиссия утырышларында катнашу, аларны хезмәт узу урынына озата бару мөмкинлеге биреләчәк», - дип сөйләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International