2021 елда Казан шәһәренең «Буа якташлык җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы (Казан шәһәре) «Коммерцияле булмаган оешмалар» номинациясендә «Ел хәйриячесе» исеменә республика конкурсында җиңүчеләр арасына керде.
Исегезгә төшерәбез, мактаулы исем буалыларга төрле номинацияләрдә элек тә бирелде.
Буа муниципаль районының «Стройгарант+ » ҖЧҖ 2019 елда «Кече бизнес предприятиеләре» номинациясендә 54 җиңүче арасында.
«Буа шикәре» ҖЧҖ 2020 елгы конкурста җиңү яулады. Предприятие «Эре һәм урта предприятиеләр» номинациясендә, ә «Массакүләм мәгълүмат чаралары» номинациясендә - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Буа-информ» җиңүчеләр рәтенә керде.
Белешмә өчен
«Ел хәйриячесе» исеменә конкурс хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы эшчәнлеге кысаларында 2007 елдан бирле ел саен уздырыла. Проектның максаты - хәйрия эшчәнлеген тарату һәм үстерү, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләренең матди базасын ныгыту. Юридик яки физик зат булсынмы ул, эшчәнлек формасына карамастан конкурс һәркем өчен ачык. Иң мөһиме - республика халкына һәм оешмаларына хәйрия ярдәме күрсәтү.