Ранис Камартдинов Өлкәннәр көне алдыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды

2022 елның 30 сентябре, җомга

Бүген, 30 сентябрьдә, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов Өлкәннәр көне алдыннан Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды, анда өлкән яшьтәге пенсионерлар белән очрашты.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Яһудин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова катнашты.

Очрашу барышында район башлыгы интернат-йортта яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек теләде, шулай ук кер юу машиналары алуга 70 мең сумлык сертификат тапшырды.

- Без сезнең белән һәрвакыт элемтәдә. Шуңа күрә сездә кер юу машиналары сафтан чыкканын белгәч, без барысын да оператив рәвештә сатып алдык һәм  урнаштырдык та инде. Бүгенге имин, тотрыклы тормыш нигезенә керткән өлешегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Шулай ук бүген учреждение хезмәткәрләренә алар сезне кайгыртып яшәүләре  өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез һәрвакыт чараларда, төрле конкурсларда, проектларда актив катнашасыз. Көн саен нәрсә беләндер шөгыльләнәсез һәм чын мәгънәсендә тулы кыйммәтле тормыш белән яшисез. Һәркемгә сәламәтлек, оптимизм,  бетмәс энергия һәм игътибар телим, - диде үз чыгышында Ранис Рафисович.

Кунаклар да үзләренең изге теләкләрен белдерделәр. Ринат Гайзатуллин интернат-йорт җитәкчелегенә савыт-саба алу өчен сертификат тапшырды.

Өлкәннәр өчен район мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәм концерты оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International