Кадерле якташлар!
1 октябрьдә без традиция буенча Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм - фронтта һәм тылда Бөек Җиңү яулаган, сугыш белән җимерелгән халык хуҗалыгын торгызган, космосны буйсындырган, бүгенге имин, тыныч тормышыбызның нигезен тудырган кешеләргә ихтирам белдерү.
Кадерле якташлар, өлкән буын вәкилләре! Сезнең мәңгелек батырлыгыгыз, ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез ихлас соклану һәм йөрәкләребездә Ватаныбыз өчен горурлык хисе уята. Үзегезнең активлыгыгыз, энергиягез, тормышны яратуыгыз, үсеп килүче буын турында фидакарь кайгыртуыгыз белән сез безне якыннарыгыз һәм бөтен ил язмышы өчен җаваплылыкка өйрәтәсез.
Бүгенге көндә Буа районында өлкән яшьтәге 13 877 кеше яши. Безнең горурлыгыбыз булган, безгә бик кадерле кешеләр алар. Һәм бүгенге бурычыбыз- сезнең хезмәтегезнең җимешләрен саклап калу, арттыру, сезнең иҗади эшегезнең лаеклы дәвамчыларын тәрбияләү һәм сезгә сыйфатлы, канәгатьлек китерүче лаеклы тормыш шартлары тәэмин итү.
Кадерле өлкәннәребез! Туган якка мәхәббәтегез, районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның җылысын һәм ихтирамын телим. Бәхетле булып, иминлектә яшәгез!