Зарланулар телдә генә калмасын

2013 елның 15 июле, дүшәмбе
Июнь аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенә Буа районыннан 16 граждан мөрәҗәгать итте. Алар асылда барысы да сәүдә нокталарындагы сыйфатсыз товарга зарлана.
Ике кеше шәһәрдәге “Лидер”, өчесе “Орион” кибетеннән сатып алынган товарга карата дәгъва белдерде. Берәр мөрәҗәгать “Көнкүреш техникасы” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте, “Связной”, “Сантехника”, “Йомшак җиһаз” кибетләре хезмәтеннән файдаланган кулланучылардан  керде. 
Халык кибетләрдә куллану срогы чыккан продуктларның күплегенә дә ризасызлык күрсәтә. Ә бу хакта контроль-инспекция бүлегенә гариза язарга тәкъдим иткәч, нигәдер эшне зурга җибәрүдән баш тарта – үтенечсез генә тикшерегез, диләр. Ләкин закон кысаларында, язмача дәгъва белдерелмәгән очракта, эшмәкәрләр эшчәнлеген планлы рәвештә 3 елга бер тапкыр гына тикшерү рөхсәт ителә. Ягъни планнан тыш тикшерүләр кулланучыдан кергән дәгъва гаризалары нигезендә генә үткәрелә ала. Шуңа күрә кибетләрдә срогы чыккан товар сатып алганда, безгә язмача мөрәҗәгать итүне ваклануга санамагыз. Бозылган, срогы чыккан товар сатып алу ул бит акчаны суга салу, дигән сүз. Без сезнең хокукларыгызны якларга  әзер, моңа нигез генә бирегез. 
Дәгъваларыгызны 3-52-81 телефон номеры аша яисә Буа шәһәре, Ефремов урамы, 133 “А” адресы буенча (“Айдар” кибете бинасының өченче катында) килеп ирештерә аласыз.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International