Буа районы Башкарма комитетының утырышлар залында хезмәтне саклау буенча Координация советы утырышы узды. Утырыш барышында 2022 елның 9 аендагы төзелеш оешмаларында хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау эшләренә йомгак ясалды, шәһәр предприятиеләрендә, оешмаларында һәм учреждениеләрендә хезмәткәрләргә алдан һәм даими медицина тикшерүләре уздыруны оештыру мәсьәләсе каралды. Шулай ук су белән тәэмин итү, канализация, газ һ.б. эшләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү турында докладлар тыңланды.