Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Ел инженеры” республика конкурсын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәмендә уздыру турында 2019 елның 22 апрелендәге 325 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелеккә таныту, бүләкләү һәм таратуны тәэмин итү максатларында “Ел инженеры” III республика конкурсы (алга таба - Конкурс) старт алды. Конкурс өч категория һәм унике номинация буенча ике этапта уздырыла, соңгысы конкурс эшләрен яклау белән күчмә семинар рәвешендә узачак. Конкурс турында нигезләмә һәм кирәкле барлык мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында ссылка буенча урнаштырылган http://mpt.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-konkurs-inzhener-goda.htm. Конкурста катнашу өчен сылтама буенча конкурсның рәсми сайтында теркәлергә кирәк https://инженеррт.рф/#register,шуннан соң, Конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә, документларның төп нөсхәләрен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлегенә түбәндәге адрес буенча җибәрергә: 420111, Казан ш., Островский ур., 4. Конкурста катнашу өчен оештыру кертеме алынмый. Катнашучыларны семинар уздыру урынына илтеп җиткерүне командировкалаучы як гамәлгә ашыра. Килеп туган сораулар буенча түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә: 8-950-312-16-61 (Заһидуллина Эльвира) яисә электрон почта аша http://smpotatarstan@yandex.ru