Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында онытылмас эз калдыра. Беренче укытучыларыбызның төпле киңәшләре һәрберебезнең хәтерендә мәңгегә сакланды.
Буа районында талантлы, зирәк, чын педагоглар күп. Һәм бүген, Халыкара укытучылар көнендә, мин сезгә битараф булмаганыгыз, иҗатыгыз, укучыларыгыз белән бүлешкән юмартлыгыгыз кебек искиткеч сыйфатларыгыз өчен рәхмәт әйтергә телим.
Сезгә эшегездә яңа уңышлар, педагогик хезмәт нәтиҗәләреннән канәгатьлек алып, иминлектә яшәвегезне телим! Укытучылар көне белән!