Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Бу көн зирәк һәм хөрмәтле кешеләргә багышлана.
Буа туган якны өйрәнү музеенда спорт ветераннары белән очрашу узды. Бүген алар - иң чын легенда, Буа районының тере тарихы, алар алдагы буыннарның кыйммәтле мәгълүматларын һәм тәҗрибәләрен җыярга мөмкинлек бирүчеләр. Спорт ветераннарын яшьләр эшләре һәм туризм бүлеге җитәкчесе Иванова Ирина Викторовна котлады. Кич чәй өстәле артында истәлекләр белән уртаклашу, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Чара ахырында кунаклар буалыларның спорт казанышларына багышланган экспозиция белән таныштылар.