"Татмедиа" АҖ "Буа- информ" филиалына капиталь ремонт башланды

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Искәртеп узабыз, "Байрак" газетасы, җирле телевидение һәм радио К.Маркс урамында урнашкан. Эш кабинетлары һәм студия күптән ремонтка мохтаҗ иде.

Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов бинаны карады. Керү зонасын, коридорларны, баскычны капиталь ремонтлау, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыру планлаштырыла. Бина төзекләндерүдән соң  заманча һәм иркенрәк булачак.

Подрядчы оешма җитәкчесе белән бергә идән өслеге материалы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International