Ватсапта Буа чатларында бүген 2 нче номерлы лицей укучыларына билгесез ир-ат килеп, аларның әтиләре кызларны өйгә алып кайтырга кушты диеп, машинага утыруларын сораган, дигән хәбәрләр таралды.
Кызлар бу турыда олыларга хәбәр итәләр. Кызлар сүзләренчә, машина йөртүче пычрак машинада булган, ә аның йөзе капланган булган.
Инде берничә минуттан 2 нче лицей территориясендә хокук саклау органнары эшләде, видеокүзәтү камераларыннан материаллар өйрәнелде.
Вакыт узгач, чатларда башка мәгълүмат тарала башлады, 6 нчы номерлы мәктәп янында (сәләтле балалар өчен) бер укучыны машинага чак кына утыртып алып китмәделәр.
Массакүләм паника юкка булып чыкты. Полиция әлеге хәбәрләрне өйрәнә башлады. Инцидент расланмады.
Хәзерге вакытта машина йөртүче табылган. Ул мәктәптән чыккан бер кызның күршесе булып чыкты. Нәкъ менә аңа автомобиль руле артындагы кеше мөрәҗәгать иткән дә инде. Узып баручы башка кызлар моны үз адресына кабул иттеләр, бу гомуми паника өчен сәбәп булды да.
Күп кенә буалылар хәзер "тренировка" дип язалар, бу вакыйга бөтен буалыларны берләштергән. Ярый әле бу вәзгыять аңлашылмаучанлык булып чыкты.
Расланмаган мәгълүматларны җибәрмәвегез сорала.