Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Альбина Сәгъдиева «Циолковский - рус космонавтикасының атасы» дигән темага кичә үткәрелде.
Әлеге чараның максаты - космонавтика өлкәсендә күренекле кеше турында сөйләү. Тыңлаучыларны теоретик космонавтиканың башында торган бөек галим һәм уйлап табучы К. Э. Циолковский хезмәтләре белән таныштырдылар.
Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә балалар космонавтика өлкәсендә яңа белемнәр алдылар, дирижабльнең нәрсә икәнен белделәр. Ракета җайланмаларының төзелеше, космик киңлекләрне үзләштерү белән кызыксындылар, космик аппаратларны планета өслегенә утырту турында сөйләштеләр.
Мондый чаралар космонавтика тарихын өйрәнүдә тирән белемнәр һәм совет галимнәре өчен горурлык бирә.