Буа районының Чуаш Сарыкамышы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Төзелеш агымдагы елның язында башланды. Моңа республика бюджетыннан 7 млн сумга якын акча бүленгән.
«Безнең президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада авыл җирлегендә сәламәтлек саклау объектларын матди яктан тәэмин итүне ныгыту буенча киң колачлы эш дәвам итә. 2012 елдан башлап республикада 600 дән артык ФАП төзелгән, 1500 дән артык һәм башка медицина учреждениеләре ремонтланган. Шулай ук быел модульле технология буенча 52 ФАП төзелеше тәмамланып килә. Модульле технология буенча барлык ФАПлар бездә, Татарстанда, «Нефтемаш», Азнакай заводында җитештерелә», - дип хәбәр итте хезмәтне техник тикшерү һәм саклау бүлеге башлыгы Эдуард Шиверских.
Авыл кешеләрен бу әһәмиятле көн белән Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов котлады.
«Объект зур түгел, әмма анда авыл халкына вакытында, оператив, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле бар нәрсә дә бар. Президентка рәхмәт. Сезнең монда профилактика узуга килүегезне генә телим, озак яшәгез һәм сәламәт булыгыз».
Авыл кешеләрен РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин котладылар.
58 кв.м мәйданлы модульле ФАП барлык кирәкле медицина җиһазлары белән җиһазландырылган һәм халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү программасы кысаларында төзелгән. Ул 226 кешегә, шул исәптән 34 балага, авылдагы 48 өлкән кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Аны 19 елдан артык стажы булган югары квалификация категорияле фельдшер Ирина Ярылкина җитәкли.