Мәгариф оешмасында эчү режимын оештыру турында

2022 елның 8 октябре, шимбә

Роспотребнадзор укучыларның  белем бирү оешмасында булу дәвамында су эчү режимы тәэмин ителергә тиешлеген искәртә.

«Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр» 2.3/2.4.3590-20 яңа санитария кагыйдәләре таләпләре нигезендә белем бирү оешмасында балалар өчен эчәргә яраклы стационар фонтанчиклар, су бирү җайланмалары урнаштыру, төргәкләнгән эчәргә яраклы су бирү яисә кайнатылган эчәргә яраклы су куллану юлы белән оештырылырга тиеш. Фонтанчик касәсе көн саен юучы һәм дезинфекцияләүче чаралар кулланып эшкәртелергә тиеш.

Конструктив        стационар            эчә торган                                                    фонтанчиклар                                    вертикаль су агымы тирәли чикләү боҗрасы булуны күздә тотарга тиеш.

Бутилирланган су кулланып, эчә торган режим оештырганда, белем бирү оешмасы җитәрлек күләмдә чиста савыт-саба (пыяла, фаянс һәм бер тапкыр кулланыла торган стаканчикларда), шулай ук чиста һәм файдаланылган пыяла яки фаян савыт-саба өчен аерым маркаланган  поднослар белән тәэмин ителергә тиеш.

Дозалы эчемле су тутырылган җайланмаларны кулланганда, савытларны кирәк булган саен алыштыру күздә тотыла, әмма  кимендә 2 атнага  1 тапкыр.

Белем бирү оешмаларына җибәрелә торган бутильле суның чыгышын, сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган документлары булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International