Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба - Министрлык) агымдагы елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшеннән канәгатьлек дәрәҗәсе турында» социологик тикшеренү үткәрә. Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштыру» бүлекчәсендә онлайн сораштыру үткәрү юлы белән тиешле сәхифәдә гамәлгә ашырыла.