Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, кадерле ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Хезмәтегез, югары җаваплылыгыгыз, икътисадны үстерүгә керткән өлешегез һәм районыбызның һәм республикабызның азык-төлек иминлеген тәэмин итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, нык сәламәтлек һәм яңа хезмәт казанышлары телим!