Комиссия утырышы мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча завуч, укучыларның сыйныф җитәкчеләре катнашында узды.
Утырышта "Балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләре тарафыннан бурычларын үтәмәү" беркетмәсе каралды.
Моннан тыш, соңгы вакытта шәһәр урамнары буйлап төнге рейдлар вакытында 4 балигъ булмаган бала 23.00 сәгатьтән соң өлкәннәр белән булмаулары өчен тоткарланган.
Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт травматизмы турындагы мәсьәлә күтәрелде. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен булдырмау буенча профилактик чараларга игътибар итәргә тәкъдим ителде. Моннан тыш, авыр гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк