- Буада балык эшкәртүне җайга салабыз!,- дип яза район башлыгы социаль челтәрдә һәм сәфәрдән алынган фотосурәтләр белән уртаклаша.
"Бүген, эш сәфәре кысаларында, Санкт-Петербург шәһәрендәге "Май" ҖЧҖ балык эшкәртү предприятиесендә булдык. Предприятиедә төрле балыкларны эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Безнең сәнәгать паркы резиденты, районның инвесторы - "Фиш" ҖЧҖ белән берлектә предприятиенең эше, балыкны эшкәртү процессы белән таныштык. Ышанам, алынган мәгълүмат безнең сәнәгать паркы базасында җитештерүне җайга салу процессын шактый тизләтергә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтә Ранис Рафисович.