«Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Светлана Шакирова яшүсмерләр белән социаль участокта «Компьютер уеннары: зыян яисә файда?»
Дәрес Кимберли Янгның «Интернетка бәйлелек тесты» методикасы ярдәмендә психодиагностикадан башланды, тест нәтиҗәсендә яшүсмерләргә вакытны реаль һәм виртуаль дөньяда бүлүгә игътибар итәргә кирәклеге ачыкланды. Шуңа күрә белгеч үз-үзенә кул салырга өндәүче сайтларны, милләтара каршылык уятучы мәгълүмат таратуны җентекләп яктыртты. Шулай ук балигъ булмаганнар «Куркынычсыз интернет» темасына дискуссиядә катнаштылар