Буалылар мобилизацияләнгән якташларына дарулар җыйды

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

- Планлаштырганча, үзләре сораган даруларны җыйдык. Бүген аларны егетләргә тапшырдык, - дип сөйләде район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә.

- Безгә медикаментлар җыю белән булышкан 1, 2 нче номерлы Буа поликлиникасына, Буа район хастаханәсенә, 124 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәткән фельдшерларга аерым рәхмәт. Яхшы эшләр күрелмичә калырга тиеш түгел. Сез үзегез беләсез, күрсәтелгән ярдәм бүгенге көннең төп моменты булып тора. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Шулай ук эшкуарларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез, шул исәптән шәхси эшмәкәр «Ханмурзин Зарифулла Насыратулла  улы»на 50 мең сум акча бүлеп биргән, 20 мең күчергән «Бион Агро» ҖЧҖнә.

Акча җыюның беренче көненнән үк безнең мобилизацияләнүчеләргә 751 180 сум акча җыелды. Районның һәр кешесе үз көченнән килгәнчә өлеш кертә, бу безнең өчен бик мөһим һәм кыйммәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International