Буа районыннан Лисичанскига иртәгә гуманитар ярдәм белән күп тонналы фура китәчәк. Бу хакта социаль челтәрләрдә Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов сөйләде.
- Фермерларга, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларына, районыбызның авыл җирлекләренә рәхмәт белдерәм, алар бер тәүлек эчендә Луганск өлкәсендә яшәүчеләргә 20 тоннадан артык яшелчә җыйдылар. Без янәшә, без бергә һәм без кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, дип яза Ранис Камартдинов.