Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2022 елның 25 сентябреннән 25 октябренә кадәр «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» республика яшләр форумына гаризалар кабул итә.
Форум - тармак министрлыклары, инновацион предприятиеләр, фәнни бергәлек һәм бизнес вәкилләре белән креатив, инициативалы яшьләрнең туры диалогы мәйданчыгы. Форумда 11 ел эчендә 9125 проект катнашты. Финал күргәзмәләрендә 256 финалист проектлары тәкъдим ителде, шуларның 72 проекты - федераль грант конкурсларында җиңүчеләр.
2022 елда беренче тапкыр Форум Россия Федерациясе гражданнары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсын уздыру мәйданчыгы булды (алга таба - Конкурс). Конкурс Россия Федерациясе яшьләрен иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын арттыруга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлтелгән.
Конкурста һәм Форумда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала, алар җиңү очрагында үзләренең уникаль проектларын тормышка ашыруга 500 000 сумга кадәр ярдәм алачак.
Гаризалар 2022 елның 25 октябренә кадәр «Россия яшьләре» (grants.myrosmol.ru) автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша кабул ителә.
1 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Конкурс экспертлары алдында проектлар якланачак, җиңүчеләрне бүләкләү 13-14 ноябрьдә. Конкурсны үткәрү тәртибе, сроклары һәм кагыйдәләре сылтамада: https://grants.myrosmol.ru/events/df5262-b53d-49c5-8165-2d1dbfa4ae8b.