Буа районында балалар арасында йөзү ярышлары узды

2022 елның 14 октябре, җомга

"ДЕЛЬФИН" спорт комплексында 2006-2015 елгы балалар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Шулкадәр күп балаларны, спорт сөючеләрне, аларның күзләрендә спорт дәрте очкыннарын  күрү сөенечле.

Ышанам, киләчәктә һәрберегезне яңа югары җиңүләр һәм казанышлар көтә.

Ярышлар халык арасында наркоманияне, террорчылыкны һәм экстемизмны профилактикалау кысаларында узды. Йөзүдә 57 бала катнашты. Җиңүчеләргә бүләкләрне Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International