Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Буа районында тармак белгечләренең берничә буыны намуслы хезмәте белән шактый үсеш алган автоюл челтәре төзелде. Узган берничә елда ул шактый киңәйде һәм яңаруын дәвам итә.
Автомобиль юллары транспорт системасының мөһим звеносы булып тора. Соңгы елларда Буа районында, Татарстан Республикасындагы кебек үк, юл оешмалары коллективлары тарафыннан федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге юллар челтәрен ремонтлау һәм реконструкцияләү өчен бик күп эш башкарылды. «Татавтодор» АҖенең Буа филиалы юлчылары, 51,5 километр озынлыктагы федераль юлларга һәм территориаль юлларга хезмәт күрсәтүчеләр, юлларны чистарту һәм карап тоту белән беррәттән, төбәк әһәмиятендәге юлларда төзелеш һәм ремонт эшләрен башкардылар. «Волгадорстрой» ҖЧҖ хезмәткәрләре 10 күперне, 18 су үткәрү торбасын ремонтладылар, эшләрнең гомуми күләме 46 млн. сумнан артып китте. «Вираж» җәмгыяте Буа шәһәрендә һәм районда 196 млн. сумлык юл эшләре программасын тәмамлый. «Дорсервис» оешмасы шулай ук шәһәр урамнарын төзекләндерүгә һәм 28 млн сумлык авыл эчендәге юллар төзүгә үз өлешен кертте.
Намус белән теләсә нинди һава торышы шартларында уртак эш хакына хезмәт куючыларга рәхмәт белдерәм. Гомерегезне туган җирегезгә багышлап, тырыш, үз хезмәтегезнең җимешләренә чын күңелдән сөенеп яшәвегезне телим. Намуслы хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт!