Татар йорты кунакчыл булды

2013 елның 17 июле, чәршәмбе
Башкаланың “Каенлык” аланында республика Сабантуй бәйрәменең күркәм узуында буалылар өлеше дә бар. 
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов җитәкчелегендәге делегация иртәнге якта ук аланда иде. Матур монда. Милли бизәлгән өйләр тезелеп киткән. Миңа калса, безнең буаның авыл йорты барысыннан да матур, зәвыклы иде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәүдән һәм төрле шәһәрләрдән, дәүләтләрдән килүче кунаклар һәм Универсиада спортчылары өйләрне карап чыктылар. Безнең йорт эче берара халык белән тулып, алма төшәрдәй дә урын калмады. Махсус сәхнәдә район мә-дәният йорты һәвәскәрләре, биючеләр, Фәрит Садриев һәм Илдар Нуруллин кебек танылган баянчылар концерты бара. Төп көрәш мәйданында Зөлфәт Вахитов, Ильяс Юнысов, Илнур Гыйсмиев уңышлы чыгыш ясадылар. Оренбургтан килгән кунаклар да алар янында чуалды, кайберләре безнең егетләр белән көрәшеп тә алды.
Менә, Куба, Кытай, Корея һәм Колумбия вәкилләре пәйда булды. Аларны милли киемле хатын-кызларыбыз каршы алып, уен мәйданнарына озата торды. Ашлык үстерү, аны суктыру, кул тегермәнендә он тарттыру, камыр басып, мичтә икмәк пешерү, токмач басу серләре белән аеруча кызыксынды алар. Кул тегермәнен кубалылар кофе тарттыргыч белән тиңләделәр. Вунгу Кумбсу әфәнде заманында кайчандыр Казан дәүләт университетында  белем алган булган. Аңа безнең гореф-гадәтләребез яхшы таныш икән. Ул “Туган тел” шигырен генә сөйләп калмады, татарча биеп тә күрсәтте.
Һиндстанлы, италияле һәм гвинеялеләр күңеленә бал аерту җайланмасы, татар миче, ат арбасы һәм анда төялгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән торган сый-нигъмәтләр бик хуш килде. Кунаклар үзләре камыр басып, токмач җәеп тә, табада коймак, пәрәмәч, кош теле дә пешереп карадылар. Билгеле, безнең кызлар булышлыгы белән. Татар йортында истәлеккә фотога да төштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International