Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Урынсыз гаражлар, сарайлар алыначак
2013 елның 17 июле, чәршәмбе
Шәһәрдә урынсыз “утыручы” гаражларны, сарайларны сүтә башладылар. Киләчәктә әлеге ямьсез, иске корылмаларның берсе да калмаска тиеш.
Сүтү эше Гагарин урамындагы 11 номерлы йорт янындагы сарайлардан башланды. Аннан шул ук урамның 13, 15 номерлы йортлары янындагы “лабиринтны” күчерәчәкләр. Бу хезмәт “Буа МППЖКХсы”, “Идарәче компания” җәмгыятьләре эшчеләренә йөкләнгән. Аларга шикәр заводы, “Дорсервис” җәмгыяте эшчеләре дә ярдәмгә килә. Ә сүтелгән чүп-чарны кая илтәләр?
- Иске, черек такталарны, эшкә яраксыз материалларны полигонга ташыйлар, ә яхшырак сакланган бүрәнәләр сорап килүчеләргә бирелә. Соңрак иске сарай, гаражлар биләгән участоклар яхшылап чистартылачак. Моннан 40-50 ел элек төзелгән бу корылмалар тора-бара иске әйберләр складына әйләнгән. Алар еш кына кәеф-сафа корып утыру объекты булып хезмәт итәләр. Бернинди документсыз, күрсәтмәсез, кемгә ничек ошый – шулай төзелгән гараж-сарайлар янгын куркынычсызлыгы ягыннан да хәтәр. Әлбәттә, корылмалары сүтеп алынган урыннар буш тормаячак – анда МППЖКХ эшчеләре балаларга уен мәйданчыклары, ял итү урыннары ясаячак. Яшәүчеләр үзләре агач-куаклар да утырта алалар.
Былтыр Шафранов урамындагы 20, 22, Төзелеш урамындагы 27, 29, Вокзал урамындагы 92, Тимер юл урамындагы 55, Некрасов урамындагы 23, 25, 33, 42 номерлы йортлар янындагы гаражлар мәҗбүри алдырылды. Арефьев урамының Ефремовтан алып уң яктагы мәйданнары абзарлардан, гаражлардан арындырылгач территория киңәеп, матураеп китте.
Шәһәрнең йөзе үзгәрү күңелгә ятышлы хәл, билгеле, ләкин ярты гасыр буе “минеке” дип йөргән мөлкәтнең хуҗалары сарай-гаражлар сүтелүгә ничек карый? Бу уңайдан шәһәр башкарма комитеты рәисе Александр НИКИФОРОВка берничә сорау юлладык.
- Александар Алексан-дрович, мәҗбүри сүтелүче гараж-сарайлар арасында мөлкәткә законлы рәсмиләштергәннәре булса, нишлисез?
- Алырга, дигән корылмалар арасында законлы нигездә төзелгәннәре юк. Барысы да үзбуйлап салынган. Ә күчемсез мөлкәт законлы нигездә милеккә рәсмиләштерелгән очракта, билгеле, аның хуҗасына икенче урында тиңдәш корылма бирергә тиеш булыр идек.
- Ә күпкатлы йортларда яшәүчеләргә шәхси автомобильләрен төнгегә кайда калдырырга?
- Узган ел бу проблема да хәл ителде. Автотранспорт хуҗаларына гаражларын күчерү өчен “ПМК-5”, сыеклатылган газның куст базасы, терлек сую пункты территорияләре янында махсус участоклар бүлеп бирелде. Рәхим итеп, гаражларын шунда урнаштырсыннар. Күчерү өчен түләүсез техника белән булышабыз.
Расыйх ШӘРӘФЕТДИНОВ, 111 номерлы янгын часте начальнигы:
- Иске материалдан “укмаштырылган”, берничә катлы, “шанхай” тибындагы сарайларга еш кына электр энергиясе дә үзбуйлап сузылган. Җитмәсә сәләмә белән шыплап тутырылган бу корылмаларга ут капса, “эһ” дигәнче янып бетәчәкләр. Моның өстенә урынлы-урынсыз салынган булулары аркасында алар янына янгын сүндерү машиналары көч-хәл белән үтә. Быел гына мондый бер факт теркәлде. Р. Люксембург 136 номерлы йортянындагы сарайлар янды.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз