Уракка төшәсе техника күптән әзерләнде. Комбайнчылар махсус укытылды. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов һәм мин килгәндә 18 комбайнның барысы да кырда иде.
- Төшкә кадәр 68 гектар мәйданда көзге бодай суктырып алдык. Елына күрә уңыш мул күренә – контроль суктыруда гектардан 51 центнер чыкты, - ди генераль директор урынбасары Фиргать Кадыйров. Комбайннар артыннан теземнәрдәге саламны тракторчылар Салихҗан Шиһапов, Николай Захаров һәм Зөфәр Садретдинов төргәкләп баралар. Ә ындыр табагына беренче бункер ашлыкны “Нью Холланд” комбайнында Анатолий Андреев озаткан.
Быел көзге бодай җәмгыять буенча 3000 гектарда игелгән.