Буа муниципаль районында хезмәтне саклау буенча Координация советы 2022 елның 17 октябрендә " БУА АВТОТРАНСПОРТ ПРЕДПРИЯТИЕСЕ" ҖЧҖндә күчмә утырыш үткәрде. Утырыш барышында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык, юл хәрәкәте иминлеге, шәхси саклау чараларын тәэмин итү (СИЗ) торышына мониторинг нәтиҗәләре, предприятиедә ерак араларга командировкаларда булганда машина йөртүчеләрнең хезмәт режимын һәм ял итү шартларын үтәү турында фикер алыштылар.