Далия Гайнуллина Буа районының Яңа Суыксу авылында яши
Бала коткару буенча беренче батырлыкны Далия Гайнуллина кияүгә чыкканчы ук башкара. Ул вакытта җирле елгада читтән килгән немец теле укытучысының улы суга бата. Якында гына яшәүче Далия, озак уйлап тормыйча, суга ташлана һәм ярым тере малайны тартып чыгара. Бала исән кала.
Өч бала анасы буларак, ул тагын ике яшүсмер кызны үлемнән коткарган. Ул вакытта ул үзе дә чак кына корбан булмый. Далия һәм аның артыннан ике кыз инешне кулдан ясалган күпер аша узалар. Ниндидер урында аның терәге төзек түгел булып чыга. Күпер ишелеп, Далия һәм кызлар суга егылалар. Яшүсмер кызлар Далиягә ябышып, аны да батыра башлыйлар. Ләкин соңыннан ул ычкынырга көч таба. Шулай итеп, ул үзен дә, кызларны да коткарып калган.
Бүген коткаручы әбигә 79 яшь.