Буа районы делегациясе Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чарада катнашты

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Буа районы делегациясе Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүендә катнашты. Делегацияне Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов җитәкләде.

- Буалылар бүген бу гүзәл залда басып торуга  лаеклы. Быел район игенчеләре тарафыннан 210 мең тонна ашлык җитештерелгән, уртача уңдырышлылык - 40 ц/га. Бу аларның туган районнары һәм Татарстан Республикасы хакына  тырыш хезмәтләренең  югары күрсәткече, - дип язган социаль челтәрләрдә Ранис Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International