Кичә иң яхшы якташлык җәмгыятьләрен 2021 ел нәтиҗәләре буенча бүләкләү булды. Чара Татарстан якташлык җәмгыятьләренең Координацион советы утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы бинасында узды.
Татарстан Республикасында якташлык җәмгыятьләренең барлыкка килү тарихына инде 30 елдан артык. Һәм бу институт тотрыклы эшли һәм актив үсә. Бүген Казан һәм Чаллы территориясендә үз эшчәнлеген башкаручы якташлык җәмгыятьләре саны - 35 һәм 34. Һәр район якташлык җәмгыяте үз районының территориясе, нинди милләт, гореф-гадәтләре һәм үсеш векторы үзенчәлекләрен исәпкә алып эшли.
“Һәр чара республикада һәм аннан читтә яшәүче халыклар арасында традицияләрне һәм мәдәни мирасны ныгытуга һәм үстерүгә үз өлешен кертә, - дип мөрәҗәгать итте ТР Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, - Әмма иң мөһиме - безнең милли үзенчәлекләребезне саклап калу һәм үзара ярдәм нәтиҗәсендә сез буыннар элемтәләре өчен ныклы нигез булдырасыз. Сезнең эшегез буыннарның дәвамлылыгын ныгытуга уңай йогынты ясый, республика халкының чын тамырларын саклап калырга ярдәм итә.”
Халыкның социаль-икътисади мәсьәләләрен хәл иткәндә ярдәм итү, авыр хәлләрдә калган якташларыбыз белән эшләү, иҗади кичәләр оештыру, төрле чараларда, районның милли бәйрәмнәрендә катнашу һ.б. буенча якташлык җәмгыяте шактый зур эш башкара. Буа якташлык җәмгыятенең югалган авыллар урыннарында истәлекле стеллалар урнаштыру инициативасы яхшы мисал булып тора. Әлки якташлык җәмгыяте Габдулла Алиш бюстын куюда катнашты, шулай ук татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган конференция уздырды.
Якташлык җәмгыятьләре эшенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итә. Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасының иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика конкурсы 2017 елдан бирле уздырыла. Ел саен конкурста җиңүчеләрне бүләкләү өчен бюджеттан 2 миллион сум акча бүлеп бирелә (Казан шәһәре территориясендә эшчәнлек алып баручы муниципаль районнар һәм шәһәр округлары якташлыклары өчен 1,5 млн сум һәм Чаллы шәһәре территориясендә эшчәнлек алып баручы муниципаль районнар һәм шәһәр округлары якташлыклары өчен 500 мең сум), алар эшчәнлекне гамәлгә ашыруга, төрле чаралар үткәрүгә тотыла.
Казан шәһәрендә эшләүче якташлык җәмгыятьләре арасында беренче урынны Буа якташлык җәмгыяте яулады, Яр Чаллы шәһәрендә - Актаныш якташлык җәмгыяте.
Буа якташлык җәмгыяте актив рәвештә үз районына ярдәм итә, тарихи-мәдәни байлыкны саклау, иҗади, талантлы якташларына ярдәм итү буенча проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыра.
Буа якташлык җәмгыятен лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!