«Гражданка»да юллар төзергә теләгән, ә аңа окоп казырга һәм яңадан атарга өйрәнергә туры килгән

2022 елның 21 октябре, җомга

Буа районының Адав-Толымбай авылында туып-үскән Вениамин Николаев күптән түгел генә эшен алыштырып, юл төзү оешмасына урнаша. Буш вакытта балык тоту белән мавыга һәм вакытын гаиләсе янәшәсендә уздырырга ярата.

       Алынган повестка  тормыш итү рәвешен тулысынча үзгәртергә мәҗбүр итте.

       Бүген Вениамин башка мобилизацияләнгән буалылар белән бергә Казан Экспо базасында  хәрби өйрәнүләр үтә. Тренировкалардан зарланмый, армиядә булуы, чик сагы гаскәрләрендә хезмәт итүе дә ярдәм итә күрәсең.

     Ә өйдә аны тормыш иптәше Елена һәм Казан Экспо янында әтисен күрергә килгән ике сабые көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International