2022 елның 21 октябренә мобилизацияләнгән буалыларга ярдәм итү өчен хәйрия счетына 1 млн. 44 мең 147 сум акча кергән.
Исегезгә төшерәбез, Буа муниципаль районында мобилизацияләнгән буалыларга ярдәм күрсәтү кысаларында хәйрия иганәчеләре ярдәме җыела торган счет ачылды.
Әлеге акчаларга һәр мобилизацияле якташыбызга кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән сумкалар сатып алына.
Район халкы соравы буенча бу эшне Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов башлап җибәрде
Берничә көн эчендә иң күп акча Әлмәт хәйриячеләреннән килгән: «Гаилә медицина үзәге» ҖЧҖ җитәкчеләре 100 мең сум акча күчергән, «ЛорСтом» ҖЧҖ һәм «Зубной лекарарь» ҖЧҖ 50 шәр мең сум җибәргән. «ПМК-5» ҖЧҖ, район ветераннар Советы, Югары Лашчы авыл җирлеге халкы, Буа медицина училищесы, шәхси эшмәкәр «Галимова Йолдыз Сеитбәттал кызы» шактый сумма җибәргән.
124 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәткән Буа үзәк район хастаханәсенең 1, 2 номерлы сырхауханәсенә, медикаментлар җыюда күрсәткән ярдәмнәре өчен ФАП фельдшерларына аерым рәхмәт.
Форсаттан файдаланып, инициативаны хуплаган һәм кулдан килгәнчә ярдәм күрсәткән һәркемгә янә зур рәхмәт әйтәбез. Без бергә! Ир-егетләребезнең исән-сау кайтуына ышанабыз һәм көтеп калабыз!
Шулай ук Буада гуманитар ярдәм кабул итү пункты эшен дәвам итә. Монда көн саен мобилизацияләнгәннәр өчен әйберләр китерәләр. Район гражданнары, оешмалар, эшмәкәрләр, берәү дә читтә калмый. М.Карпухина җитәкчелегендәге Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бер иҗади берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр мобилизацияләнүчеләр өчен җылы әйберләр салынган пакетлар китерделәр.
- Без дә егетләребезгә ярдәм итәргә телибез, һәм булдыра алганны эшлибез. Җылы оекбашлар, тәмле чәй– бу аларга кайтуларын көткәнебезне тоярга ярдәм итәчәк, - ди берләшмәдә катнашучылар.
Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәм җыю пункты район ветераннар советы базасында урнашкан: Буа ш., Космовский ур., 31. Элемтә өчен телефон- 8 939 335 30 70.
«Милосердие» хәйрия фонды счеты реквизитларын искә төшерәбез:
Счет реквизитлары:
422430, Татарстан Республикасы, Буа ш., Ленин ур., 50 й.
ИНН 1614007384
КПП 161401001
р/с 40703810301090000126
«АК БАРС» БАНКЫ ГАҖ Казан шәһәре
БИК 049205805
к/с 30101810000000000805
" Мобилизацияләнгән гражданнарга" тамгасы белән.