Буа ветеринария техникумының "Форпост-хокук тәртибе" отряды активистлары шәһәрнең өлкән яшьтәге кешеләренә ярдәм күрсәттеләр

2022 елның 21 октябре, җомга

- Әбиләр бик канәгать калды. Хәзер   участокларны тәртипкә китерә  торган вакыт. Ләкин кайбер өлкәннәрнең   бу эшләрне үзләре эшләргә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без традиция буенча  ярдәмгә киләбез.  Аларның участокларын гына җыештырып калмыйбыз, ә аларга шатлык һәм  игелеккә ышаныч бүләк итәбез. Без үзарахөрмәт һәм үзараярдәм барлыгын  тагын бер кат күрсәтәбез. Безнең өчен иң кадерлесе - аларның  ихлас елмаюын күрү һәм  тыйнак "рәхмәт егетләр"  сүзләрен ишетү, - дип уртаклаша егетләр.


Афәрин, форпостчылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International