Татарстан Республикасының мобилизацияләнгән гражданнарының туганнарына һәм якыннарына «Таттелеком» компаниясе чыбыклы элемтә хезмәтләреннән файдалану кысаларында ярдәм күрсәтәчәк. Оператордан ташлама алу өчен гариза бирелгәннән соң, Интернет һәм цифрлы телевидение киләсе алты ай эчендә бушлай биреләчәк.
«Таттелеком» абоненты, элемтә хезмәтләренә килешү төзү датасына карамастан, мобилизацияләнгән яки аның якын туганы – ата-анасы, ире/хатыны, балигъ булган балалары булырга тиеш. Ташламалы шартлар алу өчен мобилизацияләнгән туганнарның берсенә компаниянең теләсә кайсы сату офисына мөрәҗәгать итәргә һәм гариза тутырырга, аңа түбәндәге документларның күчермәләрен теркәргә кирәк:
- махсус хәрби операциядә катнашуны раслаучы - повестка;
- мобилизацияләнгән һәм мөрәҗәгать иткән туганның шәхесен раслаучы документ - паспорт;
- туганлыкны раслаучы документ (никах турында таныклык – тормыш иптәше/хатыны өчен, туу турында таныклык-ата-аналар һәм балалар өчен).
Һәр мобилизацияләнгән кешегә ташлама алу өчен гаризаны бер тапкыр 2022 елның 17 октябреннән 31 декабренә кадәр (шул исәптән) бирергә мөмкин. Шартлар Татарстан Республикасы абонентлары өчен гамәлдә. Өстәмә сораулар буенча сату офисларына, шулай ук контакт-үзәк телефонына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: 8 (843) 222-22-22.
Искәртеп узабыз, элегрәк «Таттелеком» компаниянең мобилизацияләнгән хезмәткәрләренең гаиләләренә ярдәм итү чарасы – 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә матди ярдәм түләү турында игълан иткән иде инде.