Буада мобилизацияләнгән ирләрне озаттылар

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

2022 елның 23 октябрендә якшәмбе көнне Буада өлешчә мобилизацияләүгә чакырылган гражданнарны озаттылар. Ир-атларны якыннары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, шулай ук район башлыгы Ранис Камартдинов, дин әһелләре озатып калды.

Ил сакчылары алдында чыгыш ясап, Ранис Камартдинов иң мөһиме - үзегезне саклап, туган якка исән-сау кайту, дип ассызыклады.


-Без сезнең исән-имин булып өйләрегезгә кайтуыгызны көтәбез. Якыннарыгызны уйлап борчылмагыз, без аларга һәрдаим ярдәмдә һәм элемтәдә торачакбыз, - диде ул. - Лаеклы хезмәт итеп кайтыгыз! Без сезне көтәбез!

Район халкының, предприятиеләрнең, оешмаларның, эшмәкәрләрнең һәм башка иганәчеләрнең хәйрия чараларына сатып алынган иң кирәкле әйберләр һәр мобилизацияләнгән буалыга тапшырылды.

Ял көне булуга карамастан, ир-егетләрне озатырга  төрле оешма, учреждение, предприятие хезмәткәрләре дә чыкты. Алар юл буена төзелешеп мобилизацияләнүчеләрне изге теләкләрдә озатып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International