Буа мөхтәсибәте махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлыларга ярдәм йөзеннән 100 мең сум акча күчерде

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Буа мөхтәсибәте ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды хисабына 100 мең сум акча күчергән. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыя. Беренче чиратта җыелган акчалар армия өчен коры паеклар, тушенкалар, җылы әйберләр һәм аптечкалар сатып алуга һәм җибәрүгә юнәлдереләчәк. Һәр кеше татарстанлыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International