Әнвәр ага сугыштан соң, 1953 елда, Иске Суыксу мәктәбенә эшкә килә. Ул физика дәресләрен алып барган, ә соңрак аны мәктәп директоры урынына күчергәннәр, ул анда 1960 елга кадәр эшләгән. Шушы көннәрдә ветеран яңадан үзенең яшьлеге мәктәбенә килде. Элеккеге укытучылары белән очрашуга аның укучылары да килгән. Бу мәктәптә 30 елдан артык укыткан Роза Алимова Әнвәр Низамовның дәресләрен әлегә кадәр хәтерләвен сөйләде. Җирле шагыйрә Динә Камалетдинова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәкыя Шиһапова да үз истәлекләре белән уртаклаштылар.
Ветеран укучыларга үзенең сугышчан юлы турында сөйләде. Соңыннан элеккеге укытучы уку йорты җитәкчелегенә һәм укучыларга җылы очрашу өчен рәхмәт белдерде.