Буа районы мәгариф оешмаларында «Халыклар дуслыгы» интерактив дәресләре узды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Буа муниципаль районының өч мәгариф оешмасында «Халыклар дуслыгы» дигән интерактив дәресләр узды. Дәрес кысаларында алып баручылар һәм катнашучылар арасында уен формаларын кулланып тере диалог - роликны карау һәм аннан соңгы анализ, ребуслар чишү  һәм квиз-викторинада катнашу булды. «Күпмилләтлелек», «Халыкларның төрлелеге» кебек темалар ачылды.

Исегезгә төшерәбез, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2022 елның 21 сентябреннән 4 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә милләтара һәм мәдәниятара хезмәттәшлек буенча чаралар циклын үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International