Бүген Буада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров булып китте. Эшлекле сәфәр кысаларында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов белән алар Буа шикәр заводын карадылар.
Шикәр комы чыгару буенча Татарстанда хәзерге вакытта үз эшчәнлеген Зәй һәм Буа шәһәрләрендә ике завод башкара. Буа заводы көн саен 6 мең тоннага якын татлы тамыр эшкәртә һәм 900-1000 тонна әзер продукция җитештерә.
Марат Азатович хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 86 мең тоннага якын шикәр җитештерелгән инде. Шул ук вакытта Буа заводы республикада шикәр комының 40%ын җитештерә.