Буада мобилизацияләнгән кешеләрне тагын хәрби әзерлеккә озаттылар

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген Буа районының мобилизацияләнгән егетләрен хәрби әзерлеккә озаттылар. Алдан китүче якташларына кебек үк, җылы әйберләр, медикаментлар һәм кыр шартларында кирәкле барлык әйберләр салынган рюкзаклар тапшырдылар.

Район башлыгы Ранис Камартдинов, дин әһелләре  ир-егетләргә теләкләрен җиткерделәр.

- Бик авыр вакытлар, әмма без ышанабыз, бар да яхшы булачак, сез һичшиксез исән-имин булып, җиңү белән өйгә кайтачаксыз. Һәркайсыгызда  көч һәм ышаныч булсын! Үзегезне саклагыз, егетләр, без сезне көтәбез!, - дип озатты буалыларны район башлыгы Ранис Камартдинов һәм социаль челтәрләрдә дә егетләрне озаткан язманы урнаштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International