2021 елның 20 декабрендә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә быел батырлыклар күрсәткән Геройлар - безнең чорның 26 Герое һәм Идел буе федераль округыннан 11 яшь герой үз бүләкләрен алды, син дә чын герой турында сөйлә!
Гаризаны түбәндәге номинацияләргә бирергә мөмкин:
— «Яшь Герой» – 17 яшькә кадәр геройлык кылган балалар өчен;
— «Безнең Заман Герое» – 18 яшьтән узган геройлык кылган кешеләр өчен;
— «Гуманитар миссияләрдә катнашучы»- кешеләргә ярдәм иткән иң батыр волонтерлар өчен;
— «Гуманитар штаб» — иҗтимагый берләшмәләр, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә оешмалар, вузлар һәм урта махсус уку йортлары, муниципаль берәмлекләр һәм гуманитар ярдәм җыйган бүтән оешмалар өчен.