Ранис Камартдинов коммуналь техниканың кышка әзерлеген тикшерде

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Буа районы башлыгы Буа коммуналь хуҗалыгының  кышкы сезонга ни дәрәҗәдә әзер булуы белән танышты.

Бульдозерлар, тракторлар, грейдерлар Буа юлларында кар белән көрәшүгә әзерлек сызыгында. Бу сезонда шәһәрне 17 берәмлек техника җыештырачак. Алар барысы да бүген мәйданчыкта тәкъдим ителгән. Техника яңа сезонга тулысынча әзер. Салкын чорда юллар бозлануын бетерү өчен  800 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән.

- Безнең коммуналь хезмәткәрләр ел саен үзләренә куелган бурычларны җаваплы үти,  таңнан-төнгә чаклы юлларда техника эшләвен күрәбез. Инде бүген үк аларның эш графигы төзелгән. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә уңышлар телибез һәм кыш аларны артык сынамас дип өметләнәбез, - диде Ранис Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International