Кичә Буа районында Лисичанск халкы өчен чираттагы ярдәм партиясен әзерләде. Буалылар озак саклану вакыты булган ризыклар, сезонлы яшелчәләр, җиләк-җимешләр җыйдылар. Гуманитар ярдәм буларак тапшырылган товарларның гомуми авырлыгы 20 тоннадан артык.
«Беренче йөкне җибәргәннән соң районның битараф булмаган халкы һәм крестьян фермер хуҗалыклары складка гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам иттеләр. Шуңа күрә чираттагы ярдәм партиясен җибәрүне оештыру турында карар кабул ителде», - дип сөйләде Буа районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев.
«Бүген безнең фура 6 машина колоннасы составында Луганск Халык Республикасына юнәлде. Район башлыгы исеменнән, шәхсән үзем, һәркемгә игътибар һәм битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәм!»- дип билгеләп үтте Илдар Фәрит улы.