Буа Лисичанскига гуманитар ярдәм өчен 40 тонна яшелчә җыйды

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Буа районы Татарстаннан шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәмнең икенче партиясен җибәрде.

Район җитәкчесе Ранис Камартдинов әйтүенчә, йөкне оператив рәвештә җыеп алганнар. Район халкы хәбәр таралуга тиз арада ярдәм күрсәтергә керешкән.

«Без 25 тоннадан артык бәрәңге, 2 тонна суган, 7 тонна кишер, 3 тонна кәбестә һәм  кызыл чөгендер, бер тонна алма җыя алдык. Йөкнең гомуми авырлыгы 40 тоннага якын», - диде район башлыгы социаль челтәрләрдә.

Исегезгә төшерәбез, Лисичанскида 120 тонна авырлыктагы рекордлы гуманитар йөкне Татарстанның берничә районы бергә формалаштырды. Ул Лисичанск шәһәре  халкының сорауларын исәпкә алып җыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International