Иҗат сезоны тантаналы рәвештә ачык дип игълан ителде!

2022 елның 28 октябре, җомга

"Без бәйрәм бүләк итәбез!" исеме белән  27 октябрьдә Мәдәни үсеш үзәгендә иҗат сезоны (Буа шәһәре Халыклар дуслыгы йортында) ачылды.

"Бердәмлектә без көчле" дигән пролог Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде. Халыкларның матурлыгы үзешчән сәнгать артистлары башкарган бию һәм җырларда күрсәтелде.  

Бәйрәм кунаклары өчен "Сөембикә" татар фольклор коллективы, "Раздолье" рус җыры яшьләр ансамбле, "Туслӑх" чуваш ансамбле, "Каскад" яшьләр ансамбле, "Яшь җилкәннәр" хореография коллективы, "Ләйсән" халык җыр һәм бию ансамбленең хореография төркеме, "Кроссворд" триосы чыгыш ясады, чараны алып барды - Гөлнара Хәйбуллова.

Яшь гитарачылар, "Җырлыйк эле" әйдәп баручылар мәктәбе укучылары талантлары белән сөендерде."Петрушка" курчак театрыннан яшь актерлар дебют чыгышы белән билгеләп үтелде.

Концерт ахырында Мәдәни үсеш үзәге солистлары башкаруында Татарстан халыклары җырларыннан попурри яңгырады. Тамашачылар артистларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International