Буада шәһәр паркында ылыслы агачлар утырттылар

2022 елның 29 октябре, шимбә

29 октябрьдә Буада шикәр заводы паркында агачлар утырттылар. Акциягә район хакимияте хезмәткәрләре кушылды. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов һәр чыршының ничек утыртылганын шәхсән үзе тикшерде. Социаль челтәрләрендә дә узган акция турында сөйләде .

- Көнне игелекле эшләрдән башладык! Миләшләр генә утыртылган парк территориясенә яшь чыршылар да утырттык. Шәхсән һәр агачның ничек утыртылганын карадым, хәзер инде үсеп китсеннәр иде, - дип язды Ранис Камартдинов.

Шикәр заводы паркында барлыгы 45  ылыслы агач үсентесе утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Үзәк паркта скейт-парк янында  язулы тактачыклар урнаштырып, исемле чыршыларны район башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International