29 октябрьдә, Россиядә автотранспорт хезмәткәре көне яки автомобиль йөртүче көне билгеләп үтелә. Машина йөртүчеләргә Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать итте.
«Котлыйбыз, шоферлар! Без сезгә үзебезнең һәм балаларыбызның тормышын ышанып тапшырабыз», - дип язды Ранис Камартдинов.
Буада «Буа» автотранспорт предприятиесе эшли, аңа быел 10 ел тула. Нәкъ менә алар шәһәр яны, шәһәр маршрутларын һәм безнең район мәктәп укучыларын йөртә.
Ранис Камартдинов машина йөртүчеләргә юлларының җиңел һәм куркынычсыз булуын теләде